- чатнау
- ф. 1. Берәр нәрсәдә ярылып киткән эз, артык тирән һәм зур булмаган ярык барлыкка килү (бөтенләй үк ватылмау). и. Кечкенә генә эз, чатнаган урын 2. сөйл. Яргалану (ирен тур.) 3. Агач, салам, печән һ. б. ш. нәрсәләрдә үзенә бертөрле шартлаган сыман тавыш барлыкка килү утын чатный-чатный яна 4. Кинәт һәм көчле тавыш барлыкка килү тур. сүзе мылтык аткандай чатнап чыкты 5. Авырту, чәнчү (каты авырту сизү тур.) баш үтереп чатный
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.